tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшмәкәр Гөлнара Галимова мөслимәләр өчен Мәүлид бәйрәме оештырды
Эшмәкәр Гөлнара Галимова мөслимәләр өчен Мәүлид бәйрәме оештырды

Эшмәкәр Гөлнара Галимова мөслимәләр өчен Мәүлид бәйрәме оештырды

“Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатланган кешенең гөнаһлары, шиксез, кичереләчәк. Шуңа күрә бу айны, шул исәптән Мәүлид көнен дә, аерым билгеләп үтәргә кирәк, гәрчә мөселманнар үзләренең  Пәйгамбәрләрен (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) һәрвакыт искә алып, аның тормышын-эшчәнлеген һәрвакыт өйрәнеп торырга тиеш булсалар да. Шуның өчен Мәүлид көнендә Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алып кына калмыйча, аның турында мөмкин кадәр күбрәк белемнәр алырга да тырышырга кирәк.” диләр дин әһелләре.

Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре үткәрү – кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү өчен зур форсат, олуг ысул. Саба эшмәкәре Гөлнара ханым да  үзенең сәүдә үзәгендә уздырган дини кичәдә кешелеккә рәхмәт өчен җибәрелгән рәсүлебезне олылау, салаватлар әйтү, күмәләшеп намаз уку өчен апа-сеңелләрне очраштырды. Чарада вәгазь белән Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт катнашты. Ул Аллаһ илчесенең тормыш юлы, күркәм сыйфатлары турында сөйләде, мөслимәләрнең сорауларына җавап бирде.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*