Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Фердинанд Сәлахов -Россиянең атказанган артисты
Фердинанд Сәлахов -Россиянең атказанган артисты

Фердинанд Сәлахов -Россиянең атказанган артисты

Җаным – җырда

Бу язмам озак еллар иҗатта, милләткә хезмәткә бергәләшеп дөнья арбасын тарткан якын дустым, Татарстанның халык артисты, халыкара бәйгеләр лауреаты Фердинанд СӘЛАХОВ турында. Аның турында язу, иҗатына бәя бирү, шәхесен ачу, тормышта, сәнгатьтә тоткан урынын төгәл бәянләү бик җиңелләрдән түгел. Талантлы, укымышлы, дөньяга, сәнгатькә үз карашы булган, үтә җаваплы, ышанычлы һәм тынгысыз шәхес ул.

Шатлыклы көннәремдә дә, авыр мизгелләрдә дә гел аның кирәклеген тоеп яшим мин үзем. Әле тагын очраштык менә. Әңгәмәбез бу юлы да шактый кызыклы килеп чыкты. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәм. Фердинанд турында зурдан кубып сөйләргә аерым сәбәп тә бар. Хәер, анысы хакында аз гына соңрак.

 

…Аның фатирында кунакта булырга яратам мин. Һәрвакыт якты йөзе, тәмле ризыклары белән каршы ала ул. Менә бу юлы да чәй өстәле янында гамьле әңгәмә корабыз. Минем кулымда Фердинанд Сәлахов чыгарган берничә видео, аудио кассеталар. Күз йөртеп чыксаң да, шаккатырлык. Бер аудио дискта гына да 110 җыр тупланган! Дискның исеме «Җаным – җырда» дип атала. Татар, башкорт халык җырлары, классик композиторлар әсәрләре, үзешчән композиторларның җырлары… Башкару өчен бик катлаулы, сирәк кенә ишетелгән, йә булмаса таныш булмаган тансык әсәрләр. Монда күпме хезмәт, иҗади эзләнү, моң-сагыш, дәрт-көч кергән!.. Шуңа да Фердинандка: «Нигә шул хәтле катлаулы репертуар сайладың, үзеңне җәлләмәдең?» – дигән сорау бирәсем килде.

– Менә болай, кызым. (Миңа ул һәрвакыт якын итеп «кызым» дип эндәшә, чөнки алар әтием белән адашлар.) Шушы катлаулы репертуар мине сәхнәдә 45 ел яшәтә дә инде. Казан дәүләт консерваториясендә, профессор Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина классында белем алган кеше мин. Беренчедән, остазларым күтәргән иҗат планкасын төшермәскә, милләткә хезмәткә әзерләнгән җырчы. Икенчедән, үземнең эчке халәтем дә да шуны сорый. Өченчедән, татарның танылган, олпат сәнгатькәрләренең васыяте, киңәше дә шушы йөкне тартырга мәҗбүр итте. Мине филармониягә эшкә өченче курстан ук алдылар. Римма Ибраһимова җитәкләгән төркемдә эшли башладым. Аның да халыкка алып чыккан җырлары классик әсәрләрдән, саллы, милли йөзле, сирәк башкарылган җырлардан торганына игътибар итеп, үземә өлге итеп алдым. Илһам Шакиров халык көйләрнең иң катлаулыларын репертуарыма алырга киңәш итеп, үзе өйрәтте, «Син бу яки теге җырны җырларга бурычлысың», – дип күз уңыннан җуймый яшәтте. «Эскадрон», «Таштугай», «Сандугачкай», «Уел», «Янбикә», «Озын су өсте»,

«Бөдрә тал» һәм халкыбызның башка җыр байлыгын җырлатып мине үстерде, шәхес булсын дип ярдәмләште. Хәйдәр Бигичевның да миңа булган җылы мөнәсәбәте аның биеклегенә тартылырга сәбәпче булды. Яшьрәк чакта: «Нигә миңа гел авыр эш кушалар икән?!» – дип уйлый идем. Нәкый ага Исәнбәт әйткәнчә, «акылым яшькә белмәгәнмен шул кадәрле гүзәллеген». Чынлап та остазларым никадәр гүзәл байлык эченә мине этәргәннәр. Равил абый Шәрәфиев минем җырлаганны беренче кабат ишеткән көнне әйтте: «Энекәем, халык җырларын җырлар өчен туган кеше син, шул юлдан кит, уңарсың, бәхетеңне табарсың, халык күңелендә булырсың. Халкыбыз җырларына мәхәббәт белән караган җырчы сәхнәдә озак еллар яши». Нинди акыллы киңәш! Ярый әле тыңлый белеп күңелемә салып куйганмын.

Хәзерге яшьләрдән: «Нишләп халык җырларын җырламыйсыз?» – дип сораганда, «Аның белән тамак туйдырып булмый», – дип әйтүчеләр дә бар….

– «Тамак туймый», дигән сүзне чын сәнгать кешесе әйтми. Димәк, син алыпсатарлар белән сөйләшкәнсен. Андыйлар тамак вә кесә калынлыгы турында гына уйларга сәләтле. Исеңә төшер әле. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичевларның нинди матди байлыклары бар? Баш өсләрендә түбә, халык мәхәббәте белән сугарылган язмалары һәм тарихка калачак исемнәре. Шушыннан да зур байлык була алмый чын иҗат кешесендә. Әлеге бөек җырчыларның язмалары бүгенге яшь буын җырчыларына әсбап булып тора. Яшь җырчыларның акыллыларына алар остаз булып яши. Бәхет менә кайда ул.

Фердинанд, 45 ел татарча җырлаганыңны ишетеп яшәдем, ә соңгы вакытта рус халык җырларын да сәхнәгә алып килдең. Бу нәрсә өчен кирәк булды?

– Мине Ходай татар баласы итеп яраткан, мин милләтемнең бер вәкиле. Сәнгать кешесе теләсә кайсы жанрда иҗат итүенә карамастан, үз милләтенә хезмәт куеп тирен түгәргә, йөрәк көчен салырга, халкының бөеклеген пропагандаларга бурычлы. Мин татар җырчысы булуым белән горурланам. Әмма минем кеше булып өлгергәнлек алуымда башка милләттләрнең дә хезмәте, кайгырту-ярдәмнәре күп тиде. Мин алардан да белем алдым, тәҗрибә тупладым. Үз халкыңны сөяр өчен башкаларны да яратырга бурычлы икәнеңне онытмаска кирәк. Нинди генә илләрдә, теләсә нинди сәяси шартларда гомер кичермә, үз иҗат бакчаңа башкалар орлыгын да сибәргә тиешсең. Минем иң якын дустым да чуаш егете – Юрий Палитров. Җәмәгате Лилия ханым – татар кызы. Язмыш миннән иң аяусыз көлгән көннәрдә, гаиләм дә күрмәгән күз яшьләремне мин фәкать шул кешеләр алдында гына күрсәтә алам. Шуңа күрә башка милләт җырлары да миңа ят түгел. Бу хөрмәткә рәхмәт билгесе генә.

Син китаплар яратасың, Фердинанд…

– Мин бит китапка «капланып» укып үскән буыннан. Дәрдемәнд, Тукай, Кол Гали, Омар Хаям, Пушкин, Есенин, Лермонтов, хәзерге заман классикларыбыз Равил Фәйзуллин, Рәшит Әхмәтҗан, Лена Шагыйрҗан, Марсель Галиев, Газинур Морат, Разил Вәлиев иҗатларын «йотмый» җырчы булып буламы? Җырчы бик гыйлемле, мәгърифәтле булганда гына тамашачыга «халкым» дип эндәшергә хаклы. Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин әсәрләрен ятламаган җырчы хөрмәткә лаек түгелдер кебек миңа.

…Журналист буларак күп сәнгатькәрләрнең, сәясәтче, эшмәкәрләрнең иҗат портретларын язмаларымда укучыларга тәкъдим итеп килдем. Әмма Фердинанд араларында иң кызыклысы, эчкерсезе һәм… катлаулысы дисәм дә һич ялгышмам кебек. Ул башкача, үзгә, аерылып тора. Эчке дөньясы, тышкы кыяфәте, сәхнә киемнәре аның гел үзенчә – Фердинанд Сәлаховча. Аңарда аксакаллык көчле. Чагыштырмача яшь кеше кебек күренсә дә, кирәкле минутта, иң кирәк һәм дөрес киңәшне мин Фердинандтан көтәм. Берәр сорау туса: «Син акыллы кеше, әйт әле, нишлим икән?» – дип аңа мөрәҗәгать итәм. Юкка гына Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева: «Фердинандтан акыл исе килә», – дип, зур сәхнәләрдән сөйләми иде. Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемне дә җырчы иҗаты белән һәрдаим исбатлап тора. Ул йә телевидениедә тапшыру алып бара, йә берәр фестивальдә хөкемдар булып катнаша, күз ачып йомарга да өлгермисең, ул инде дөньяның икенче бер читендәге шәһәрдә гастрольдә, милләттәшләребез белән очраша… Кайчан ул репертуар әзерләп өлгерә дә, кайчан ял итә?!. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән халык мәкале чын мәгънәсендә Фердинат кебек тынгысыз җаннар турында әйтелгәндер дим.

Фердинанд яхшы җырчы булуы белән беррәттән, әйткәнемчә, чын мәгънәсенә менә дигән дус, кирәк чакта һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер иптәш тә. Үзенә кыенлыклар, күп авырлыклар китерсә китерә, ләкин сыкранмый гына кирәк чакта ярдәм итә. Кайчак без аңа: «Әзрәк үзеңне сакла, кадереңне бел», – дип тә әйтеп карыйбыз. Кая инде ул, «ярар» диюдән узмый. Шул секундта ук тагын кемнеңдер проблемасын хәл итәргә керешә. Аның мәрхәмәтле холкы җырларында да яңгырый. Кайгыртучан җаны милләт язмышына, татар авылы яшәешенә, татар теленең бүгенге хәленә, илдә ятимнәр артуына сызлана, әрни. Ятимнәр турында сүз чыккач…. Бу инде хәзер сер түгел. Сәлаховлар гаиләсендә ятим бала да тәрбияләнде. Улларының икенчесен алар Раилә ханым белән ятимнәр йортыннан алып кайттылар. Беркемгә дә белгертми, яшерен сер итеп, сөеп, үз итеп үстерделәр. Фердинандның гастрольдән ияртеп кайткан баласы хәзер үзе ике бала атасы. Бик мәрхәмәтле ул.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән бүген очрашып әңгәмә коруымның бик матур сәбәбе бар. Үзе таланлы, үзе акыллы, үзе булдыклы, үзе ярдәмчел татар улының быел юбилее – аңа 70 яшь. Шул гомеренең 45 елын сәхнәдә уздырган сәнгатькәр ул. Репертуарындагы җырларында аның җан авазы чагылыш таба. Киләчәктә дә шулай булсын.

Бүген генә,  Россия Президенты Владимир Путин татар җырчысы Фердинанд Сәлаховка Россиянең атказанган артисты исемен бирү турындагы фәрманга кул куйды. Чын күңелдән котлыйбыз Фердинанд! Нәкъ үзең җырлаганча, син татар телендә елыйсың, татар телендә көләсең. Иҗатта кал. Якыннарың, дусларың, яраткан тамашачың гел яныңда булсын.

Гөлназ ШӘЙХИ,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*