Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Фәрит Мифтахов Нурлат интернат-мәктәбендә Белем көнендә катнашты
Фәрит Мифтахов Нурлат интернат-мәктәбендә Белем көнендә катнашты

Фәрит Мифтахов Нурлат интернат-мәктәбендә Белем көнендә катнашты

Кичә Нурлат районы якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Болгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, хәйрияче, академик Фәрит Мифтахов Нурлат районының «Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбе»ндә Белем көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты.

Фәрит Фәиз улы Казанда гомер итүче якташлары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге исеменнән Нурлат интернат-мәктәбендә укучыларына һәм мәктәп коллективына сәламләү сүзләрен һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.

Фәрит Мифтахов Нурлат районы интернат-мәктәбе белән озак вакытлардан бирле тыгыз элемтәдә булган иганәчеләрнең берсе. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар аның ярдәмен һәрдаим тоеп, бүләкләренә шатланып яши. Бүгенге белем көне уңаеннан да ул интернат-мәктәпкә бүләкләр белән кайткан.

Бүгенге көндә Нурлат интернат-мәктәбендә 166 бала белем ала. Балаларының күпчелеге биредә укып кына калмыйча, яшиләр дә. Интернат-мәктәптә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү белән бергә аларны тормышка да әзерлиләр, мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр, һөнәр бирәләр. Бүген Нурлат интернат-мәктәбе зур һәм тату гаилә булып яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*