Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры театр сезонын «Отменили, дустым! Спектакль отменяется!» дип аталган премьера белән тәмамлады. Спектакльнең режиссёры — Булат Гатауллин.
Сюжет нигезендә режиссер һәм кайчандыр Яшт тамашачылар театрын оештырган Фәрит Хәбибуллин тарихы ята. 1987 елда ул подвал бүлмәсендә энтузиастлар төркемен җыя һәм Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектаклен куя, аның премьерасы 1988 елның 25 февралендә зур уңыш белән уза. Нәкъ менә әлеге уңыш Фәрит Хәбибуллинга Казан Татар Яшь тамашачы театрын оештыру мөмкинлеге бирә.
Пьеса сюжеты буенча үзешчән труппа тар подвалда спектакль әзерли, яңа бина турында хыяллана һәм татар сәхнәсе киләчәге турында уйлана. Вакыйгаларның кульминациясе — төр геройның театр, иҗат турындагы монологы.
Узган ел әлеге проект яшь мәдәният эшлеклеләре өчен РФ Хөкүмәтенең стипендиясен алган иде.
Пьеса авторы — Алсу Хафиз. Ут буенча рәссам — Дмитрий Солопов, композитор — Камил Котдусов, рәссам — Юлия Кораблева, хореограф — Эдуард Хәбибуллин.