tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаилә” мәчетендә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан ителде
“Гаилә” мәчетендә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан ителде

“Гаилә” мәчетендә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан ителде

Казанның “Гаилә” мәчете Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы һәм жюри белән берлектә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен оештыра. Ул шулай ук Россиядә халык санын алу һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Бу уңайдан 10 февральдә көндезге сәгать бердә (13.00) “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе уза.

«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Конкурс мөселманнар, туганнар арасында күркәм холык, иман, әдәп, тәкъвалылык сыйфатларын тәрбияләү, эзләнү эше үткәрү нәтиҗәсендә үгет-нәсыйхәт, әманәт, киңәш итү, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлауны максат итеп куя.

Бәйгегә эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә, йомгак 2021 елның 1 июнендә ясала.

Конкурска тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы бирелә. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла.

Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны моннан табып була.

Бәйгегә эшләрне электрон вариантта [email protected] электрон почтасына юлларга мөмкин. Кәгазьдә бастырылган эшләрне һәм флешкага яздырылган видеоларны тапшыру өчен адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2 нче йорт (почта аша юллау яисә мәчеткә шәхсән алып килү мөмкин).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*