Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Галим рухы зурлана
Галим рухы зурлана

Галим рухы зурлана

Зәй районы Югары Мәлем авылында мәшһүр дин галиме, язучы, табиб, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә авыл җирлеге бинасына мемориаль такта кую тантанасы узды.
Шушындый матур җәйге айда якташыбыз ике гасыр ел элек бакыйлыкка күчкән. Дини чара мәдәният йортында калебтәге иманны яңартырдай, рухи ризык алырдай үтемле узды. Ул Питер каласында яшәүче Ялчыголның җиденче буын оныгы Эмиль Сәгъдиевнең азан әйтүе белән башланды. Дога кылынды. Җирлек башлыгы Гүзәлия Батькова кунакларны сәламләп, тантананың уңышлы узуын теләде. Район вәкиле – массакүләм мәгълүмат чаралары, милләтара мөнәсәбәт һәм иҗтимагый оешмалар эше буенча бүлек җитәкчесе Әминә Биккинина чыгышында Зәйдә Таҗетдин Ялчыголны халык хәтеренә кайтаруда зур эш башкарылуын ассызыклап узды.
Югарымәлемлеләрнең шатлыгын уртаклашырга “Ак калфак” татар хатын-кызлар җирле оешмасы җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова да килде.
-Таҗетдин хәзрәт Мәлемдә яшәсә, васыяте буенча Имәнлебаш авылында җирләнгән. Имәнлебашлылар аны хөрмәт белән искә ала, дини мәҗлесләрдә аның рухына дога кыла, мондый якташлар белән горурланырлык, -диде ул чыгышында.
Ялчыгол ил-дөнья буйлап гизеп, дини һәм дөняви белем туплап, гомеренең соңгы елларын Югары Мәлемдә уздырган, балаларга дини белем биреп, исламга хезмәт иткән, кешеләргә сихәтлек өстәгән, тирән катламнарга киткән зыялы нәсел һәм бүген дә актуаль булган китап-басмалар, Һәфтияк Шәриф, гаҗәеп гыйлем мирасы калдырган. Шуңа да якташыбыз район җитәкчелеге, җирле халык тарафыннан хөрмәтләнә, аның рухы зурлана, диелде тантанада чыгыш ясаучылар.
Ялчыголның тәрбия-белем орлыгы шифалы, бәрәкәтле җиргә төшеп матур шытымнар биргән. Мәлемдә Ялчыгол улы Җәләлетдин хәзрәтнең улы Мөхәммәтшакир әтисе эшен дәвам иткән. Аның уллары Һидиятулла белән Сөнгатулла да биредә имамлык иткәннәр. Сөнгатулла улы Госман, кызы Фәүзия дә дин-исламда хезмәтен куйган. Бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Буын дәвамчылары ерак бабалары иҗаты, аның хезмәтләре буенча эзләнү эше алып бара, каберләр барлана, нигезләр табылып, төзекләндерелә, чишмәләргә яңа сулыш өрелә.
-Әлеге игелекле гамәлләр башында торучы ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, сеңлесе Әнисә Әхмәт кызы, һәртөрле булышлык итүче якташ эшмәкәр, шәһәр Советы депутаты Линар Шаһиевның куйган хезмәтләреннән Аллаһ разый булсын, – ди нәсел дәвамчысы Алсу Талипова.
Эзләнсәң эзгә төшелә. Нәсел дәвамчысы Разилә ханым Җиһаншина-Таҗетдинова Ялчыгол мирасы буенча шактый күләмле фәнни-эзләнү эше алып барган, аның үз табышлары, ачышлары да бар. Ханымың бу турыдагы чыгышы кунакларда кызыксыну уятты.
-Курсави белән Таҗетдин Ялчыголның Һәфтияк Шәрифләрен чагыштырып өйрәндем, Ялчыгол тәфсире гади телдә һәм аңлаешлы булуы белән үзенә җәлеп итте, һәм ул татарлар арасында беренче булып нәшер ителгән, -ди Разилә ханым.
Чарада Ялчыголның үгет-нәсихәтләре, дөнья бәһасенә торырдай үтемле сүзләре җиткерелде, алар – бүгенге көндә дә актуаль тәрбия чарасы. Разия Рамазанова, Алия Абзалетдинова, имәнлеләр мөнәҗәт-шигырьләре чарага үзенчәлек өстәде.
Мәлемдә Таҗетдин Ялчыгол яшәгән поҗма бар. Бу нигездә Сөнгатулла тармагыннан алтынчы буын онык Сәет гаиләсе белән яши, ул ерак бабасының шөгылен – кешеләрне сихәтләнерү эшен дәвам итә. Бу нигезгә 120 ел элек салынган таш амбар шаһит, ул әле дә саклана. Әлеге нигез – гомергә нурлы, намазлы, догалы, аш-сулы булды, аннан кеше өзелмәде. Шунысы куанычлы, әлеге йортта да истәлек тактасы урын алды. Гамир ага Таҗетдиновның әлеге нигез һәм әби-бабалары турындагы җылы хәтирәләре кунаклар күңеленә хуш килде.
Бер күрешү бер гомер. Дини чарага Таҗетдин Ялчыголга мөнәсәбәтле Мамадыш, Түбән Кама, Азнакай якларыннан кунаклар килде. Алар якташыбызның иҗаты, хезмәтләрен барлап, халыкка җиткерүләрен бәян итте. Таҗетдин Ялчыгол – Зәй, Мамадыш, Түбән Кама, Азнакай яклары өчен кадерле зат. Ялчыголның без инсаннарга калдырган хезмәтләре, үгет-нәсихәтләре үлемсез. Ялчыголны искә алуларыбыз Аллаһ каршында хәерле гамәлләрдән булып, рухларын шат кылса, иманнарыбызны арттыруга сәбәптән булса иде.


Рәзимә Кашапова.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*