Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Гомәр авылында чишмә ачу тантанасы узды
Гомәр авылында чишмә ачу тантанасы узды

Гомәр авылында чишмә ачу тантанасы узды

Якын көннәрдә Башкортстанның Кушнаренко районы Гомәр авылында чишмә ачу тантанасы узды. Бу – Татарстанның Халык шагыйре Рәдиф Гаташның балачакта суын эчеп үскән чишмә. Ул Рәдиф абыйның һәм авыл халкының тырышлыгы, матди ярдәме белән төзекләндерелгән. Әлеге бәйрәм Рәдиф Гаташның бертуган абыйлары, игезәкләр Рәшит һәм Рәфит Гатауллиннарның 85 еллык юбилейлары көнендә узды.

Тантанада Кушнаренко районы башлыгы Марат Әхмәдуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрәләр Халисә Мөдәррисова, Дилә Булгакова, “Татарстан” радиосы хезмәткәре, шагыйрә Дания Нәгыйм, “Кызыл таң” газетасы хезмәткәре Ләйсән Якупова һәм башкалар катнашты.

Әлеге чаралар бертуган Гатауллиннарның туган авылы Марста дәвам итте. Монда авыл халкы белән шигырь кичәсе булды. Соңрак Сәет авылында Рәшит һәм Рәфит Гатауллиннарның рухларына дога кылып, Коръән ашы белән төгәлләнде.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*