Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровскида 25нче тапкыр Сабантуй узды
Хабаровскида 25нче тапкыр Сабантуй узды

Хабаровскида 25нче тапкыр Сабантуй узды

Хабаровскида Сабантуй бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Биредә аны25нче тапкыр билгеләп үттеләр. Чараны төбәктә яшәүче җиде меңгә якын татарны берләштерүче татар җәмгыяте оештыра.

Хабаровскида гадәттә бәйрәм ел саен июль башында уза. Быел да бик эссе һава торышы булуга карамастан, яр буена Сабантуйны бәйрәм үтү өчен йөзләгән тамашачы җыелды.

Чарада дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре комитеты рәисе Александр Ивагин, Хабаровск мэры Сергей Кравчук, «Ерак Көнчыгыш халыклары Ассамблеясе» Ерак Көнчыгыш крае иҗтимагый оешмасы Советы рәисе урынбасары Валерий Хидиров, Владивостокның «Дуслык» татар-башкорт оешмасы рәисе, Приморье крае кануннар чыгару җыелышы депутаты Таһир Ибашев, «Татар-башкорт үзәге» оешмасы җитәкчесе Әхтәм Хәсбиуллин, Хабаровск татарларының Милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Сәрвәрдин Туктаров катнашты. Алар җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар.

Бәйрәмне тантаналы ачканнан соң шәһәр халкы өчен Хабаровск иҗат коллективлары, шулай ук Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар катнашында концерт оештырылды.

Көне буе кунаклар өчен ярминкә эшләде. Анда милли ризыклар, милли киемншр, аксессуарлар сатып алырга мөмкин иде. Мастер-класслар да үткәрелде. Шунда ук бәйрәм кунаклары пылаудан авыз итә алдылар. Казан янына озын чират җыелды. Шулай ук чара кунакларын Дагыстан кабартмалары һәм осетин пироглары белән дә сыйладылар.

Тагын бер мәйданчыкта спорт ярышлары барды. Теләүчеләр гер күтәрүдә көч сынашты, бүрәнәдә мендәрләр белән сугышты, капчык киеп йөгерде һәм аркан тартышты. Бәйрәмнең төп вакыйгасы милли көрәш буенча турнир булды. Җиңүче өчен чын тәкә һәм әтәч әзерләнгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*