Татар әдәбият галиме, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегуловның яңа табадан китабы чыкты.
Ул “Гакыллылар тыңлар, аңлар…” (“Разумные … поймут…”) дип исемләнгән 550 битлек калын басма. Китап бай биобиблиографик һәм иллюстратив материалларны, хроника, энциклопедик характердагы белешмәләрне туплаган.
Китапта авторның соңгы елдагы күпкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Биредә әдәбиятыбызның төрле чорлары, аның күп кенә күренекле вәкилләре, тугандаш халыкларның әдипләре турында истәлекле мөһим милли-мәгърифәти вакыйгалар, чаралар турында бай материал урнаштырылган. Китап татар һәм рус телләрендәге язмаларны үз эченә алган.
Энҗе Әгъләмова,
“Зәй-информ”