tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак

Ике ел эчендә Казанда популярлык казанган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты быел җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак. Яңа сезонга 15 юньдә старт бирелә.

«Без моңарчы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын шәһәрнең төрле паркларында һәм скверларында үткәрә идек. Быел аңа яңалык керттек. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә 18:00 сәгатьтә бер генә ноктада – Камал театры янында узачак», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын татар бию хәрәкәтләрен өйрәнергә чакырды. Аның сүзләренчә, чаралар татар телендә барачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» турында актуаль яңалыклар белән проектның «Вконтакте» төркемендә танышып барырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*