16 июль 18.00да «Хәрәкәттә-бәрәкәт»нең чираттагы остаханәсендә проектның даими биючеләре Рафаэль Мустяков һәм Алия Төхбәтуллина килгән тамашачыларны Урал татарларының биюенә өйрәтәчәк. Бу хакта проектның Вконтакте төркемендә хәбәр итәләр.
Шулай ук программада традицион «Әйлән-бәйлән», халык уеннары һәм егетләр арасында бию батлы.
Алып баручылар – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов һәм проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.
Музыкантлар: Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артисты Гадел Җәләлиев һәм мультиинструменталист, композитор, лектор Айдар Абдрахимов.
Чакырылган кунак – җырчы Айдар Рәкыйпов.