6 август 18.00да Камал театры янындагы мәйданчыкта «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең чираттагы остаханәсе узачак. Бу кичә башкалардан аерылып торачак, чөнки проектның даими биючеләре Рафаэль Мустяков, Алия Төхбәтуллина һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең биючеләре Руслан һәм Карина Хәбибуллиннар, Алсу Абашева һәм Вадим Заһидуллин вальс биергә өйрәтәчәкләр.
Алып баручылар – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов һәм проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.
Махсус кунаклар: Татарстан дәүләт камера хоры җырчысы Нәзирә Хөсәенова, халыкара конкурслар лауреатлары Әмирхан Шәрифулин (кларнет), Айгөл Зәйнуллина (фортепиано).
Музыкантлар: халыкара конкурслар лауреаты, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Ильяс Шәрипов, саунддизайнер, лектор,педагог Айдар Абдрахимов.
Шулай ук программада традицион «Әйлән-бәйлән», халык уеннары һәм бию көрәше булачак. Җиңүче турындан-туры «Бию көрәше»нең финалында катнашу хокукына ия була.