tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Халыкара Иртыш буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
II Халыкара Иртыш буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

II Халыкара Иртыш буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә II Халыкара Иртыш буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Омск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын башкаручы, оештыру комитеты рәисе урынбасары Олег Заремба, Омск өлкәсе мәдәният министры Юрий Трофимов, Омск өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Анастасия Терпугова, Омск өлкәсе Яшьләр эшләре,  физик культура һәм спорт министрлыгы, Омск шәһәре хакимияте вәкилләре һәм II Халыкара Иртыш буе Сабан туен оештырудан җаваплы итеп билгеләнгән ТР Яшел Үзән муниципаль районының вәкилләре катнашты.

Катнашучыларны Васил Шәйхразыев сәламләде:

– I Халыкара Иртыш буе Сабан туе Казахстанның Семей каласында узды. Иртыш татар тарихында да, мәдәниятендә дә зур урын тота. Елга Кытайда, Казахстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштерә, – дип билгеләде ул.

Омск өлкәсе мәдәният министры Юрий Трофимов бәйрәмне 26-27 июль көннәрендә үткәрергә тәкъдим итте. Төп көн – 27 июль. Шулай ук Юрий Трофимов II Халыкара Иртыш буе Сабан туенда нинди бәйгеләр булуын  санап узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы, «Ибирь» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте» Омск җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Тамир Алимбаев балалар өчен көрәш мәйданчыгы оештырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул бүләк итеп “Енисей” корпорациясе исеменнән балаларга квадроцикл тапшырырга әзер булуларын билгеләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*