tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшыру тантанасы узды
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшыру тантанасы узды

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшыру тантанасы узды

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасында сәхнәгә иң элек Флер Шакиров чакырылды. Беренче премия халыкчан җыр номинациясе лауреатына тапшырылды.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында бөек җырчыбызның туган көне уңаеннан Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы бара. Премияләрне ТР Вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.

«Ир-ат вокалы» һәм «Хатын-кыз вокалы» номинацияләре буенча республика премияләрен Филүс Каһиров һәм Резеда Галимова алды.

Илһам Шакировның туганы Флер Шакиров җырчы репертуарыннан Хәсән Туфан шигыренә язылган «Ромашкалар» җырын башкарды.

Резеда Галимова Разил Вәлиев белән Резеда Әхиярова язган «Сөембикә» җырын һәм Гөлшат Зәйнашеваның «Туган як җыры»н башкарды. Өченче җыры Әлфия Авзалова репертуарыннан «Синең өчен» җыры иде.

Сәхнәгә Филүс Каһиров чыгуын зал алкышлап каршы алды. Ул чыгышын Илһам Шакиров репертуарындагы «Сандугач» җыры белән башлады. Җырчының һәр чыгышын зал озак алкышлады.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*