tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индрәйдә Авыл көне һәм Сабан туе үтте
Индрәйдә Авыл көне һәм Сабан туе үтте

Индрәйдә Авыл көне һәм Сабан туе үтте

Төмән районының Индрәй авылында ял көнне авыл халкы Авыл көненә һәм Сабан туена җыелдылар. Кунаклар да күп иде. Бу бәйрәм икенче ел инде күл буенда үтә. Шуңа килештереп матур фотозона да ясаганнар. Кибетчеләр төрлесен саталар, балалар өчен уен мәйданчыклары гөрли.

Милли Сабантуебыз уеннары үткән түгәрәкләрдә халык актив катнаша. Көрәш – индрәйлеләр өчен иң дәрәҗәле спорт төре. Үзебезнең спорт мастерлары да бар. Ә менә баш батыр булып елдан-ел Айрат Арипов кала. Быел да традиция бозылмады: тәкә аныкы булды. Тагын да кул көрәше, гер буенча көчлеләр сыналды. «Чүлмәк вату», «Көянтә-чиләк белән йөгерү», «Капчык киеп узышу», “Канат тарту” кебек гадәти уеннарда бүләкләр җыючылар да сөенделәр.

Индрәй авылы дип язу дөрес тә түгел инде, поселок ул күптәннән. Анда 1819 кеше – 12 милләт вәкиле яши. Быел поселокка 203 яшь тулды. Монда авыл хакимияте, мәчет, зур заманча мәктәп, медпункт, клуб, балалар бакчасы, почта бүлеге, янгын сүндерү посты, спорткомплекс, кибетләр бар. Балыкка бай күле белән данлыклы. Ә халыкның күбесе Төмәндә төрле оешмаларда эшли.

Ел саен Авыл көнендә өлкәннәребез, тырыш якташлар билгеләнеп үтелә. Быел хөрмәтле кунаклар: район хакимиятенең мәдәният буенча идарәсе баш белгече Альберт Алтынгузин, район думасы депутаты Андрей Квинт бәйрәм белән тәбрикләп, 50 ел бергә гомер иткән Шәмсетдиновлар, Усмановлар, Гиндуллиннар гаиләләренә өлкә губернаторы Александр Моорның, һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Оксана Фоминцевага район башлыгы Рәхмәт хатын тапшырдылар, быел юбилейларын каршы алган хезмәт ветераннары Хәлбиҗамал Вәлишина, Халыстан Ханнанова, Мәксәнур Касыймова, Әкрам Ариповны җылы тәбрикләделәр. Авыл хакимияте башлыгы Лия Вәлишина янгын сүндерүдә катнашучыларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде, дума депутаты Тимур Сагитуллин махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләрен үрүчеләргә олы рәхмәтен юллады.

Алып баручылар районның 100 еллыгына багышланган күргәзмәләрне тамаша кылырга чакырдылар, бәйрәмне үткәрүдә спонсор-социаль партнер ООО «Тюменьнеруд» булуын хәбәр иттеләр. Һәр котлау поселок үзешчәннәре һәм кунаклар башкаруында концерт чыгышлары белән бизәлде. Көне буена мәйданда җыр-көлү тавышы тынмады. Ярышларда җиңүчеләр сәхнәгә чакырылды, бүләкләнде. Дәрт, көч алып, туган-дуслар белән күрешеп, рәхәтләнеп ял иттеләр бу көнне.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*