Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Алхәбәр / Иртәгә Абхазиядә Сабантуй уза
Иртәгә Абхазиядә Сабантуй уза

Иртәгә Абхазиядә Сабантуй уза

Иртәгә, 3 июль көнне, Абхазия Республикасының башкаласы — Сухум шәһәрендә милли бәйрәм Сабантуй зурлап уздырылачак. Бәйрәмне Татарстан Республикасы һәм Абхазия Хөкүмәтләре бергәләшеп оештыра. 2023 елда бу ике шәһәр рәсми рәвештә тугандаш шәһәрләр статусын алды. Шул вакыттан алып алар арасындагы элемтәләр активлашты, мәдәни, иҗтимагый һәм шәһәр мохитен үстерү өлкәләрен тулысынча колачлады.

Татарстан ягыннан бәйрәмне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы билгеләнгән.

Абхазия Сабан туе рәсми делегацияләр катнашында узачак. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Абхазия Президенты Бадра Гунбаның катнашуы көтелә.

Сабантуй өчен махсус мәдәни корылмалар ясалган. Яр буенда агачтан эшләнгән татар йорты һәм мәчет төзелгән. Шулай ук татар халкы тарихына, көнкүрешенә һәм мәдәни мирасына багышланган тематик павильоннар да булачак.

Бай һәм кызыклы программа милли җыр-биюләр, уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барачак. Кунаклар татар халкының милли ризыкларын татып карый, традицион уеннарда катнаша алачак. Чарада катнашучыларны милли рух, дуслык һәм бердәмлек хисләре берләштерәчәк.

Әлеге чара төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштереп, татар халкының бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм рухи кыйммәтләрен танытуга юнәлдерелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*