Иртәгә, 9 июль 18.00да «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының чираттагы остаханәсе узачак. Катаншучылар Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары белән «Чыштыр» шәһәр биюен өйрәнәчәкләр. Шулай ук программада традицион «Әйлән-бәйлән», халык уеннары һәм кызлар арасында бию батлы.
Алып баручылар – Рүзәл Әхмәдиев һәм проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Музыкантлар: Халыкара конкурслар лауреаты, баянчы Ильяс Шәрипов, Халыкара конкурслар лауреаты, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры солисты Зилә Гайнуллина, мультиинструменталист, композитор Айдар Абдрахимов.
Чакырылган кунак – җырчы, Н.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерватория студенты Зәлия Әүбәкирова.
Исегезгә төшерәбез, быелдан «Хәрәкәттә-бәрәкәт» остаханәләре Камал театры бинасының артында урнашкан амфитеатрда уздырыла – Һ.Такташ ур,74.