Борын-борынгыдан татарлар яшәгән Себернең Омск төбәгендә бик күп татар авыллары урнашкан. Алар арасыннан бай тарихлы Ишәй авылы быел үзенең 400 еллыгын билгеләп үтә.
Бүген Тара районының Ишәй авылында юбилей уңаеннан бәйрәм чарасы гөрли. Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре делегациясе катнаша.
Бәйрәмне ачып, Омск Губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников чарада катнашучыларны сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үз чыгышында авылның 400 еллык юбилее уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәмне оештыручыларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.
Данис Фәнис улы татар халкы мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертүче активистларны бүләкләде. Ишәй авыл җирлегенең татар иҗтимагый оешмасы әгъзалары Әлфия һәм Мөхәмәтгәрәй Сатышевлар, Фәния һәм Шияфетдин Сатышевлар, Гөлнара һәм Әнислам Абдрахимовлар, Вариса һәм Ризван Сатышевлар, Гөлсинә һәм Раиль Сатышевлар, Гөлшат һәм Тимергали Абдрахимовлар, Зәлфирә һәм Идрис Әхмәтовлар, Әлфия һәм Хәмит Сәфәралиевлар, Рәүфә һәм Сәйфетдин Шәмсетдиновлар, Зильфира һәм Биктимер Нигъмәтуллиннар, Ратип Сатышев Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чара концерт номерлары белән үрелеп бара. Биредә авыл халкы һәм кунаклар өчен ярминкәләр, милли уеннар һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар оештырыла. Ә кичен “Төньяк” Тара мәдәни-ял үзәгендә Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты булачак.














