tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге гамәл
Изге гамәл

Изге гамәл

Тубыл районының Торбы авылында реставрациядән соң рәсми рәвештә мәчет ачылды. Изге гамәлдә Мәскәү, Төмән, Тубыл, Омск, Астрахань, Казан шәһәрләреннән, Алтайдан, Тубыл, Төмән районнарыннан дин әһелләре, кунаклар катнаштылар. Саваплы эшне җитәкләүче, төп оештыручы Торбы авылының җирле дини мөселманнар оешмасы рәисе, мәчет хәзрәте Баграм Шәрипов, төзелеш эшләрен оештыручы һәм иницитарлар Рәфис һәм Мәүлия Тәкбиршиннар.

2022 нче елда элеккеге кибет бинасын ремонтлап, реконструкцияләү эшләрен башладылар. Быел 13нче июльдә тантаналы рәвештә ерак һәм якыннан килгән дин кардәшләрен җыеп, мәчеттә азан тавышларын ишеттереп, Коръән ашлар укытып яңадан ачылып эшләп китте. Авыл халкына җылы теләкләрен, вакыйганың мөһимлеге турында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния идарәсе рәисе Нәфигулла Аширов, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе рәисе һәм мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковка, төбәк мөселманнары дини идарәсе җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сухов, Идел Буе төбәкләрендә Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсе рәисе Илдар Даиров һәм барлык чыгыш ясаучылар бу вакыйганың мөһимлеге турында сөйләделәр, ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

Изге эшне башкаручы Тәкбиршиннар: “Эшебезнең нәтиҗәсен якташларыбызның тырышлыгы белән без күрдек. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәр ярдәм итүчегә без рәхмәтләребезне юллыйбыз. Мәчет бинасында төзелеш эшләре уңышлы, матур, зәвыклы итеп эшләнде. Безне уртак максат, теләк берләштерде. Бу игелекле эштә бөтен авыл халкы катнашты. Бүгенге көндә авылыбызда яшәмәгән якташларыбыз читтә калмадылар, мәчет төзелешенә хәлләренчә матди ярдәм, булышлык күрсәттеләр. “Бәрәкәт” хәйрия оешмасы рәисе Ринат Насыйровка, Хәлилә Шамаковага, Барис һәм Минзифа Нигъмәтуллиннарга, Алсу һәм Фәрит Шәриповларга, җыйган акчаларын мәчеткә тапшырган Әхтәм абый Шәриповка рәхмәтләребезне юллыйбыз. Тормыш иптәшем белән дусларыбыз Зөлфия Ибраһимовага, Сара Әпсәләмовага, сыйныфташларыбызга, иман йортын төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертүчеләргә тормышларында иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар телибез. Һәркайсына һәм кыска вакытта төзелеш эшләрен башкаручыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Шатлыклы вакыйгада булган Тубылның тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймовка, дус, тату, бердәм, ярдәмчел яшьләргә, Илдар Алтыевка эшләрендә уңышлар телим”,-дип сөйләделәр.

Изге гамәлдә катнашучылар авыл халкына иман байлыгы, уңышлар, теләделәр. Торбы авылының Хәлил Ишан исеме бирелгән мәчете намазга йөрүчеләр белән тулы булсын.

Римма Умитбаева. Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*