Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Калининградта “Гәрәбә Сабан туе” үтте
Калининградта “Гәрәбә Сабан туе” үтте

Калининградта “Гәрәбә Сабан туе” үтте

Калининград өлкәсендә кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар һәм башкорт милли
бәйрәмен билгеләп үттеләр 2026 елның 20 июнендә Зеленоград муниципаль округының
Куликово бистәсендә «Гәрәбә Сабан туе» узды.

Бәйрәм чаралары “Җыелыш” күңел ачу комплексы янында урнашкан милли утарлар
эшеннән башланды. Аларда милли әдәбият һәм көнкүреш әйберләре, шулай ук
Калининград өлкәсенең милли-мәдәни оешмалары, шул исәптән рус, бурят, якут, литва,
татар-башкорт, чуваш, фин-угор, поляк, кыргыз һәм Россия немецлары эчемлекләре
тәкъдим ителде.

Шулай ук осталарның кул эшләнмәләре, сувенирлар һәм гәрәбә бизәнү
әйберләре белән кибетләр дә эшләде. Кунаклар вак бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк,
кыстыбый һәм башка традицион татар һәм башкорт ризыкларыннан авыз итә алдылар.

“Кардәшлар” татар – башкорт мәдәнияте оешмасына төбәкнең гражданлык җәмгыятен
үстерүдә актив катнашулары, үз мәдәниятен саклап калулары һәм популярлаштырулары,
шулай ук махсус хәрби операция барышында үз бурычларын үтәүче егетләребезгә ярдәм
итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә”, – диде фестиваль ачылышында Калининград
өлкәсенең Муниципаль үсеш һәм эчке сәясәт министры Максим Коломиец.

Сәхнәдән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү хаты
укылды: “Сабантуй – халкыбыз күңеленең чагылышы. Ул киләчәк уңышка нигез салган
игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып тора. Татарларда тырышлык – бәхет китерә
диләр. Бу бәхет белән икмәк – тоз һәм күңелле бәйрәм уртаклаша, төрле милләт һәм дин
кунакларын милли җырларга һәм биюләргә, спорт ярышларына һәм уеннарга, авыл
хуҗалыгы казанышлары ярминкәсенә чакыра”.

Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде. Бәйрәм регионның милли-мәдәни оешма
һәм Калининградның балалар-яшүсмерләр үзәге коллективларының чыгышларыннан
торды. Алар белән бер үк сәхнәдә Татарстан Республикасыннан – ТР атказанган артисты
Чулпан Әхмәтҗанова белән Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Ильнур
Еникеев җырлады.

Теләге булганнар спорт ярышларында, шул исәптән билбау көрәшендә, аркан тартышуда
һәм бүрәнә өстендә капчыклар белән көрәштә катнашып, үз көчләрен сынап карый
алдылар. Алар шулай ук капчыкларда, чиләкләргә су, яисә кашыкларга йомырка салып,
тизлеккә йөгерүдә катнаша алдылар.

“Калининград өлкәсендә узган бу бәйрәм – күптән дуслык, татулык и бердәмлек символы
булды. « Кардәшлар» – гореф – гадәтләрне саклап калып, киләчәккә ышаныч белән
карый, шул ук вакытта регионның һәм бөтен Россиянең киләчәге булган яшьләрне
иҗтимагый эшкә җәлеп итә”, – дип ассызыклады “Россия халыклары Ассамблеясы”ның
регион бүлеге рәисе Елена Коцарева.

“Гәрәбә Сабан туе” фестивален «Кардәшлар» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте
оештырды. “Балтыйк диңгезе буенда икенче тапкыр уздырган бәйрәмебезгә килүчеләрнең
барысына да рәхмәт белдерәм” – дип сөйләде оешма рәисе Лилия Габбасова. Аның
сүзләренчә, киләсе елда “Кардәшлар” үз эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

Константин Бельченко
Фирүзә Әбсәламова тәрҗемәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*