Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында «Туган Батыр ” спектакленең премьерасы булды
Камал театрында «Туган Батыр ” спектакленең премьерасы булды

Камал театрында «Туган Батыр ” спектакленең премьерасы булды

Режиссер Айдар Җаббаров Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы һәм Зөлфәт Хәким повесть-әкияте буенча спектакльне сәхнәгә чыгарды, ә композитор  Эльмир Низамов булса, рәссам-куючы – Филипп Шейн.

“Туган Батыр” – традицион мифларны һәм заманча образларны берләштергән кабатланмас гаилә спектакле.

Төп герой – технологияләр дөньясына чумган, яшьләр хоккей командасы капкачысы, Казан үсмере Җәүдәт. Очраклы рәвештә әбисе йортының базына төшкәннән соң, ул әкияти җан ияләре һәм онытылган легендалар яшәүче Аскы Казан патшалыгына килеп эләгә. Анда ул ерак бабасын – Туган Батырны очрата һәм борынгы йолалар белән хәтерне торгызуда тарихи көрәш каһарманына әйләнә. Зилант йөзеген табу, Аскы Казаннан качып котылган явыз рух – Каракотны туктату һәм шәһәрне юкка чыгудан саклап калу өчен ул тугры юлдашы Гөлчәчәк һәм кырыс Дию белән берлектә Өске Казанга кайта. Геройлар сынаулар узган вакытта Каракот көч туплый…

Чыганак: Минкульт РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*