Әзербайҗан Республикасының Баку шәһәрендә үткән «Каспий Сабан туе» вакытында «Иске шәһәр» дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы идарәсенең Идарә рәисе Махмудов Руфат Нәхид улына һәм Әзербайҗан Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Евдокимов Михаил Николаевичка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале тапшырылды.
Бу медаль — милләт мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне, иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрне бүләкләү өчен гамәлгә куелган мактаулы истәлек билгесе. Ул татар халкының рухи үсешенә зур өлеш керткән, милли мәдәниятләрне баету, халыклар арасында дуслык элемтәләрен ныгыту эшендәге казанышлар өчен бирелә.