tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбыч районының Борындык авылында мәтрүшкә бәйрәме узды
Кайбыч районының Борындык авылында мәтрүшкә бәйрәме узды

Кайбыч районының Борындык авылында мәтрүшкә бәйрәме узды

Аның ел саен Борындык авылындагы урман аланында үткәрелүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки иң күп мәтрүшкә анда үсә. Һич арттыру булмас, урыны-урыны белән аны чалгы белән чабып алырдай җирләр дә бар. Әмма мәтрүшкәне сабагы белән берәмтекләп җыялар.

Барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек килгән ветераннар, әле дә эшләүче пенсионерлар бу чараны оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерде. Очрашуның инициаторы, идея авторы — Борындык авыл җирлегенең «Ак калфак» җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина. Кунакларга дип казаны белән пылавын да, итле карабодай бәлешен дә пешергәннәр, спонсорларын да тапкан. Самавырлар кайнап торды, җиләк яфраклары, мәтрүшкә салынган, яңа аерткан бал белән чәйләр эчү үзе бер күңелле ял булды. Кунаклар үзләре дә буш килмәгән. Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Илсинә Хөснетдинова бу чараларны оештыруга үз өлешен кертә. Тынгысыз җанлы Зөлфия апасы белән фикерләшеп, бер максатка эшләүләре күренеп тора.

“Ак калфак”ның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева әйткәнчә, мәтрүшкә бәйрәмен республика күләменә чыгарырга бездә бөтен шартлар да бар. Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева бу очрашуның ветераннар хәрәкәтен тагын да активлашуына мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Ульянково җирлегенең ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова фикеренчә, төрле милләт хатын-кызлары катнашында узган бу чара бердәмлекне күрсәтә.

Олы Кайбычтан Гөлшат Әхмәдуллина гармун уйнады, халык җырлары яңгырады, уен-көлке тынып тормады.

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*