Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачтылар
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачтылар

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачтылар

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төньяк Казакъстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Казакъстан Республикасы өлкәләреннән җыелган татар оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар һәйкәлгә чәчкә салдылар.

Тантана татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланды. Бюстның биеклеге – 85 см, киңлеге  – 74 см, ә эшне скульптор Винера Абдуллина башкарган.

Яңа бюст Жабаев һәм Ульянов урамнары киселешендә Габдулла Тукай исемен алган яңа скверда урнаштырылган. Урын символик рәвештә сайланган: сквер казах классигы Магжан Жумабаев исемендәге өлкә үзәге янәшәсендә урнашкан. Тикшеренүчеләр бәяләвенчә, аның әдәби мирасы Тукай иҗаты тәэсирендә барлыкка килгән.

Белешмә: Казакъстан Габдулла Тукай истәлеген кадерләп саклый. Шагыйрьнең тормышында Казакъстан җире гаять мөһим урын биләп тора, биредә   ул шагыйрь булып җитлегә, тәүге шигырьләрен яза. Казакъстан җирлегендә моңа кадәр Семей һәм Җаек калаларында Тукай һәйкәлләре куелды.  Бүген исә бай тарихлы Петропавлск шәһәрендә казакъ һәм татар халыкларының дуслыгын һәм мәдәни бердәмлеген гәүдәләндерүче тагын бер символ барлыкка килде. Бөек Тукаебызның илебез сәнгатендәге әһәмиятле урынын истә тотып, Россия Президенты 2036нчы елда Бөек шагыйрьнең тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указга кул куйды.

Татар халкы өчен Габдулла Тукай исеме казакъ халкы өчен Абай Конанбайулы исеме кебек үк зур әһәмияткә ия. Бөек шагыйрьләр турындагы истәлекнең туган җирләреннән читтә яшәве символик мәгънәгә ия. Ике ел элек Татарстан башкаласы Казанда бөек казах шагыйре, фикер иясе һәм мәгърифәтчесе Абай Конанбайулыга бюст ачылды. Бүген дә бу күркәм традиция дәвам итә – биредә, Казахстан җирендә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст куелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*