Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуй өчен “татар авылы” төзиләр
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуй өчен “татар авылы” төзиләр

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуй өчен “татар авылы” төзиләр

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуйга әзерлек әзерлек дәвам итә. Мәйданда хәзерге вакытта татар авылы торгызыла. Ул бәйрәмнең төп локацияләренең берсе булачак.

Төзелеш эшләрен Татарстан Республикасының Кукмара районы осталары бригадасы алып бара. Этно-авыл традицион татар тормыш-көнкүрешен күрсәтәчәк. Биредә музей, кечкенә мәчет, дүрт сәүдә павильоны, кое, чын утын мичен һәм кунак йортын урнаштырачаклар. Территориядә шулай ук сәхнә корып, тагын берничә корылма урнаштырачаклар.

Игътибар үзәгендә булачак татар миче инде әзер. Аны осталар кулдан салганнар. Сабантуй вакытында биредә татар коймаклары һәм башка милли ризыклар пешерәчәкләр.

Кунак йорты рәсми делегацияләр өчен билгеләнгән. Нәкъ менә монда фестивальнең мактаулы кунакларын, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итү планлаштырыла.

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуй 25–26 июльдә узачак. Кунаклар өчен милли уеннар, халык һөнәрчеләре күргәзмәләре, бай концерт программасы һәм татар аш-суы фестивале әзерләнәчәк. Петропавловскида тагын күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачу планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*