tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларына дипломнар тапшырылды
Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларына дипломнар тапшырылды

Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларына дипломнар тапшырылды

Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Көнчыгышны һәм Африканы өйрәнү юнәлешендә белем алган студентларга бакалавр һәм магистр дәрәҗәле дипломнар тапшырылды.

Бу студентлар арасында Төрки халыклар сәясәте һәм икътисады белгечлегендә белем алган студентлар да бар иде.Әлеге шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән максатчан уку программалары нигезендә кабул ителгән булганнар.

Аларга дипломны Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Ринат улы Зиннәтуллин тапшырды. Шулай ук тантана Татарстан Республикасындагы Төркия,Кытай генераль вәкиллекләре катнашында үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*