tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды

Кичә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.

Казанның 17, 20,179 нчы гимназиясе, 71, 80, 139 нчы мәктәп укучылары Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде. Муса Җәлилнең туган авылы музее җитәкчесе Нәфисә Гобәйдуллина онлайн элемтәдә герой-шагыйрьнең иҗатын кадерләп саклауларын, исемен мәңгеләштерүдә эш алып баруларын җиткерде. Бүгенге көндә Мостафа авылында 320 кеше яшәвен. Ике катлы мәктәптә 15 бала укуын, мәдәният йорты, музей, ашханә, өч кибет эшләвен әйтте. Мәчетләрендә азан тавышлары ишетелә. 20 ләп ир-ат намазга йөри, 40 лап хатын-кыз дин сабакларын укый икән.

Заманында Мостафа авылында 2500 кеше яшәгән була. Муса Җәлил яшәгән йорт сакланмаган, ул җирдә герой – шагыйрьгә мемориаль комплекс эшләнгән. Ел саен 70 ләп илдән 4500 ләп кеше экскурсиягә килә. Аеруча, Евразия форумына килгән яшьләрне күрергә мөмкин. Нәфисә Гобәйдуллина җиткерүенчә, Мәскәүдә яшәүче Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова авылга ике тапкыр килгән.

Берлиндагы татар оешмасы рәисе Венера Вәгыйзова Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең соңгы сулышы өзелгән урын, Плётцензее мемориаль комплексыннан видеоязма әзерләгән иде. Һәм ул Муса Җәлилнең шигырен татарча, русча, немец телләрендә яңгыратты.

Балалар әдәбияты музее җитәкчесе, профессор Фәридә Сәлимова Муса Җәлил турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Искә алу кичәсендә Муса Җәлилнең әти-әнисе, сеңлесе Хәдичә ханым турында да сөйләнелде. Укучылар аларны аягүрә басып бер минутлык тынлык белән искә алды. Чарада Казан кооператив институтында белем алучы студентлар да катнашты. Муса Җәлил иҗаты буенча викторина да узды. Укучылар Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен барысы бергә яңгыратты. Искә алу кичәсе Муса Җәлилнең шигырьләренә язылган җырлар белән төгәлләнде. Чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән узды.

Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*