ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган спектакль күрсәтелде
Казан Кремлендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган спектакль күрсәтелде

Казан Кремлендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган спектакль күрсәтелде

Әлмәтнең «Җиңел канатлар» урам театры Казан Кремлендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган спектакль күрсәтте.

Урам спектакле тамашачыларга «Күрше» фестивале кысаларында тәкъдим ителде. Спектакльнең режиссёры — Анна Шишкина. Ул тамашаны эшләгәндә Габдулла Тукайның шәхси көндәлекләре белән илһамланган.

Спектакльдә өч артист (Салават Кашапов, Эльвира Галиәскәрова һәм Ришат Зарипов) катнаша.

Проект Санкт-Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә, «Татнефть» хәйрия фонды һәм ТР Театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*