tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды
Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.

Программа кысаларында 24 һәм 26 октябрь көннәрендә чаралар Казан шәһәрендә узачак, ә 25 октябрь көнне Татарстанның Яшел Үзән районына бару планлаштырыла. Биредә Россия регионнарыннан җыелган журналистларны “Зелёный Дол” мәгълүмат үзәге һәм “Яшел Үзән” газетасы редакциясе эшчәнлеге белән таныштыру планлаштырылган.

24 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу көтелә. Шулай ук форум кысаларында “Татмедиа” җитәкчелеге белән очрашу, лекцияләр, экскурсияләр планлаштырылган.

26 октябрь көнне түгәрәк өстәл янында фикер алышулар каралган. “Хәбәр” бөтенроссия конкурсының гомум нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге игълан ителәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Форумда катнашучыларны теркәү оештырылды. Барлыгы Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын татар журналистының килүе көтелә.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*