Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда чәкчәктән 10 метрлы манара белән Россия рекорды куячаклар
Казанда чәкчәктән 10 метрлы манара белән Россия рекорды куячаклар

Казанда чәкчәктән 10 метрлы манара белән Россия рекорды куячаклар

20 июльдә Казанда, чәкчәктән ун метрлы манара төзеп, Россиянең яңа гастрономия рекордын куярга ниятлиләр. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Конструкцияне «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта төзиячәкләр. Проект кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә 70 белгеч тарафыннан тормышка ашырылачак. Рекорд куюда Татарстан пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илдар Такиулин ярдәм итәчәк.

Манараны ясау өчен 4,5 тонна чәкчәк кирәк булачак. Десерт әзерләүгә 2 мең килога якын он, 30 меңнән артык йомырка, 1,7 мең литр фритюр мае, 1,7 мең литрдан артык бал һәм 560 килодан артык шикәр китәчәк.

Процессны теләгән һәркем күзәтә алачак. 10:00 дән десерт әзерләү башланачак, ә 16:00 дән кунаклар өчен рекорд теркәлү узачак мәйданчык ачылачак. Россия рекордлар гастрономия китабында рәсми теркәлгәннән соң, килүчеләр чәкчәкне татып карый алачак.

Яңа проект 2018 елда Казанда футбол тубы формасында 4 026 кг авырлыктагы чәкчәк ясалганда куелган рекордны узарга тиеш. Биеклек буенча рекордтан тыш, яңа десерт иң авыры да булачак – аның авырлыгы 4,5 тонна тәшкил итәчәк.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*