tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Г.Бурашевның Азия басмаханәсе урнашкан бинада мемориаль такта ачылды
Казанда Г.Бурашевның Азия басмаханәсе урнашкан бинада мемориаль такта ачылды

Казанда Г.Бурашевның Азия басмаханәсе урнашкан бинада мемориаль такта ачылды

Бүген Казан федераль университетының (КФУ) төп бинасы ишегалдында 1803 елда Коръәннең беренче тиражы басылу уңаеннан истәлек тактасы ачтылар.

Биредә 1803 елда мөселманнар тарафыннан Г.Бурашевның Азия басмаханәсендә соңрак “Казан басмасы” буларак танылган Кәлям шәриф бастырылды. Шул вакыттан Казан дөньяда Коръән күпләп бастырылган беренче шәһәргә әверелде.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы, Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Курганов катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*