Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «МОҢ» мәйданында кытай һәм татар мәдәниятенә багышланган спектакль әзерлиләр
Казанда «МОҢ» мәйданында кытай һәм татар мәдәниятенә багышланган спектакль әзерлиләр

Казанда «МОҢ» мәйданында кытай һәм татар мәдәниятенә багышланган спектакль әзерлиләр

8 августта Казанда «МОҢ» мәйданында «Әлиф» берләшмәсенең «ЭЗ / СЛЕД / 岁轮» премьерасы узачак.

Спектакльдә татар һәм кытай артистлары ике мәдәниятне нәрсә бәйләгәнен ачыклый.
Уртаклыклар шактый: халык бәйрәмнәре, музыка, көрәш, табигатькә мөнәсәбәт һәм хәтта антропологик охшашлыклар.

Куелыш татарларның һәм Кытайдагы *И халкының мифологиясе, традицияләре һәм календарь циклларына нигезләнгән. Ә үзәктә — урман, хәтер һәм яңарыш.

*И — Кытайның көньяк-көнбатышында, Сычуань, Юньнань һәм Гуйчжоуның таулы районнарында яшәүче борынгы мәдәниятле халык. Аларның мәдәни традициясе туган-тумача, бабалар һәм табигать белән тыгыз бәйләнешкә, эпос һәм тарихны авыздан-авызга тапшыруга, музыка, бию һәм йолаларга нигезләнә.

Режиссёры – Туфан Имаметдинов
Перформер – Нурбәк Батулла
Продюсер – Алёна Батулла

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*