tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда туристлар өчен «Тукай тормышы» дип исемләнгән яңа экскурсия тәкъдим ителә
Казанда туристлар өчен «Тукай тормышы» дип исемләнгән яңа экскурсия тәкъдим ителә

Казанда туристлар өчен «Тукай тормышы» дип исемләнгән яңа экскурсия тәкъдим ителә

Казанда туристлар өчен ике дәүләт телендә яңа программа тәкъдим ителәчәк. «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе «Тукай тормышы» дип исемләнгән экскурсия үткәрә башлый. Сәяхәтнең маршруты бөек шагыйрь яшәгән, иҗат иткән урамнар һәм истәлекле урыннар белән бәйле.

Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә узачак. Төркемнәр алдан теркәлү буенча туплана. Моның өчен +7 904 714 32 51 телефон номерына шалтыратып язылырга кирәк.

Туристлар өчен беренче яңа сәяхәтне 30 август көнне уздырачаклар. Сәгать 15:00 дә экскурсия рус телендә, 17:30 сәгатьтә исә татар телендә үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан «Тукай тормышы» дип исемләнгән экскурсия 30 август көнне бушлай каралган.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*