19 июльдә Казанда татар мөселман һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан шәһәренең Әҗем мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алачаклар. Быел аның вафатына 14 ел тула.
19 июльдә, якшәмбе көнне, иртәнге сәгать 8.00дә аның Самосырово бистәсе янындагы мөселман зиратындагы каберенә фикердәшләре, дуслары һәм көрәштәшләре җыелачак. Биредә мәрхүм рухына Изге Коръән аятьләрен укыячаклар һәм Вәлиулла хәзрәт рухына дога кылачаклар.
Сәгать 10.00дә Әҗем мәдрәсәсе бинасында (Ш.Мәрҗани ур., 28) Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, шулай ук күренекле татар дин әһеле Габденнасыйр Курсавиның (1776-1812) тууына 250 ел тулу һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» елы уңаеннан «Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар халкының рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше» темасына фәнни-гамәли конференция узачак. Чараны оештыручылар – Әҗем мәчете һәм Татарстан Республикасының «Иман» мәдәни-агарту үзәге.
Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алуга багышланган чараларга, шулай ук конференциягә Әҗем мәчетенә йөрүчеләр, Казан мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары һәм журналистлар чакырыла.