Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Зуля Камалова иҗатына багышланган концерт узачак
23.12.2019  - Концерт Зули Камаловой (Фото Салават Камалетдинов )
23.12.2019 - Концерт Зули Камаловой (Фото Салават Камалетдинов )

Казанда Зуля Камалова иҗатына багышланган концерт узачак

8 августта Казанда Г. Камал театры янындагы яр буенда Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зуля Камалова иҗатына багышланган «Зуля Камаловага багышлау» концерты узачак.

Бу – Зуля Камалова иҗатыннан илһам алган музыкантларны, продюсерларны һәм мәдәният әһелләрен берләштергән проект. Аның иҗаты татар музыкасын заманча дөнья музыкасына якынайтты һәм яңа буын музыкантлары өчен көчле этәргеч булды.

Концертта популяр башкаручылар, яңа татар инди һәм этно сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак, һәм шулай ук махсус кунаклар – Геннадий Лаврентьев (Мәскәү) һәм Марат Taturas (Уфа) – катнашачак. Концертның тулы программасы соңрак игълан ителәчәк. Бу кичәдә музыкантлар Зуля Камалова җырларын үзләренчә яңгыратып тәкъдим итәчәк, аның иҗаты аларның музыкасына ничек йогынты ясавын күрсәтәчәк.

Зуля Камалова беренчеләрдән булып халыкара дәрәҗәдә киң танылу казанган татар җырчыларының берсе булды. Ул Австралиядә, Европада, Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә татар мәдәниятен танытты, татар халык музыкасын джаз, электроника һәм заманча жанрлар белән оста итеп берләштерде. Нәкъ менә аның иҗади карашы бүгенге яшь музыкантларны татар музыкасы белән экспериментлар ясарга, аның яңа яңгырашын һәм формаларын эзләргә илһамландыра.

«Зуля Камаловага багышлау» проекты концерт белән генә чикләнми. Аның кысаларында лекция (паблик-толк) һәм проект презентациясе дә үткәреләчәк, аларның вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк. Проектның төп максаты – Зуля Камалова иҗатының бүген дә яшәвен күрсәтү: аның мирасы үзенең җырларында гына түгел, ә бүгенге заман артистлары иҗатында да дәвам итә һәм татар музыкасы өчен яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итә.

Бу проект Yummy Music лейблы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Шәһәрләр үстерү институты оештырган «Күрше» фестиваленең «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*