Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Кемерово өлкәсе Сарсаз авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган җәйге лагерь тәмамланды
Кемерово өлкәсе Сарсаз авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган җәйге лагерь тәмамланды

Кемерово өлкәсе Сарсаз авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган җәйге лагерь тәмамланды

Кемерово өлкәсенең Юрга районы Сарсаз авылындагы «Аман» мәчетендә өч көнлек җәйге лагерь тәмамланды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лагерь программасы бай һәм төрле иде: балалар төрле уеннар уйнады, күңелле эстафеталарда ярышты, җитезлек һәм команда рухын күрсәтте, шулай ук танып белү дәресләренә йөрде. Шулай ук аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада ислам нигезләре, әхлакый кыйммәтләр, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштылар.

Дуслык, шатлык һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы лагерьда өч көн дәвамында хөкем сөрде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр тиз арада уртак тел тапты, ә остазлар, аларны рухи мирас белән таныштырып, барлык сорауларына сабыр гына җавап бирде.

Лагерьның белем бирү һәм тәрбия өлешен тәҗрибәле рухи остазлар – Юрга шәһәре имамы Җоманазар хәзрәт Умаров һәм «Аман» мәчете имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Галиев үткәрде. Аларның тырышлыгы белән дәресләр бер үк вакытта тирән һәм җанлы булып чыкты. Балалар күп кенә яңа нәрсәләр белеп кенә калмады, аларда гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре дә уянды.

Лагерь татлы бүләкләр һәм файдалы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Балалар күтәренке кәеф белә, яңа белемнәр туплап өйләренә таралды. Әти-әниләр ул-кызларында җаваплылык артуын, аларда дингә карата ихлас кызыксыну уянуын билгеләп үтте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*