Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / КФУда татар теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарны уңышлы тапшырган укучыларны бүләкләделәр
КФУда татар теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарны уңышлы тапшырган укучыларны бүләкләделәр

КФУда татар теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарны уңышлы тапшырган укучыларны бүләкләделәр

1 июльдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган укучыларны һәм аларның укытучыларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Быел татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны Татарстан Республикасының 15 районыннан 79 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Республика буенча уртача балл тел буенча — 84,56, татар әдәбияты буенча 94,33 тәшкил итте, бу катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен раслый.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышларын билгеләп үтү өчен килгән мактаулы кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм башкалар бар иде.

Рәсми өлештән соң укучылар өчен  һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрелде һәм «Белем» музеена экскурсия оештырылды. Аның экспозициясенә сирәк очрый торган борынгы китаплар, архив документлары, төрле чорларның уку-укыту әсбаплары һәм Татарстанда фән һәм мәгариф үсешен ачык сурәтләүче интерактив экспонатлар керә. Балалар экскурсоводны кызыксынып тыңладылар, артефактларны карадылар һәм сораулар бирделәр.

КФУ матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*