Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә милли туй йолалары фестивале узды
Киров өлкәсендә милли туй йолалары фестивале узды

Киров өлкәсендә милли туй йолалары фестивале узды

Киров өлкәсендә «Туй йолалары палитрасы» дип исемләнгән милли туй йолалары төбәк фестивале узган.  Бәйрәм рус, татар, мари һәм казак халкының туй йолаларын берләштергән. Аларның һәркайсы халык мәдәниятенең байлыгын һәм уникальлеген күрсәткән.

Чараны Киров өлкәсе Юстиция министрлыгы, «ЗАГС 43» бүлеге, Киров өлкәсе Туризмны үстерү үзәге, Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә компетенцияләр үзәге, шулай ук Нократ Аланы районы администрациясе оештырган. Фестиваль «Гаилә» илкүләм проекты, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Киров өлкәсенең 90 еллыгы кысаларында уздырылган.

Фестивальдә дистәләгән еллар дәвамында бергә гомер иткән парларны хөрмәтләгәннәр. Аерым алганда, Ямышка авылыннан Рәфит Әхмәдулла улы белән Зөлфия Гыйлемшан кызы Чираевларны «алтын туй»лары белән котлаганнар.

Бәйрәмдә Ямышка авыл клубының «Ак калфак» ансамбле татар халкының матур «Килен төшерү» йоласын күрсәткән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*