tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көчебез бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә
Көчебез бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә

Көчебез бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә

Ялутор районының «Россия хатын-кызлар берлеге» инициативасы белән оештырылган «Туган йорт җылысы» хәйрия акциясенә райондагы кечкенә татар авылларында яшәүче милләттәшләребез дә актив кушылалар.

Ирләре, уллары, оныклары өчен авыл хатыннарының йөрәкләре һәрвакыт сыкрана, бигрәк тә алар туган якларыннан еракта йөргәндә. Кактамак һәм Калмаклар авылларының йорт учакларын саклаучылары фронтка «кул җылысын һәм йөрәк ялкыннарын» җибәрү өчен кул эшләренә тотындылар.

Көчебез бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә!, изображение №2

Ильмира Гарипова җитәкчелегендәге “Кул осталары батальон»ы хәлдән килгән кадәр ярдәм күрсәтү максаты белән клубта җыелды. Шул ук көнне 73 яшьлек Минзифа апа Гайсина оланнарыбызга тирән хөрмәт белән кулдан җылы бияләйләр бәйләде. Рәсимә Әбүшахмина мобилизацияләнгән егетләргә җан җылысының бер өлешен тапшырырга тырышып, «Яхшылык тартмасына» ике пар перчатка салды. Ә Калмаклар авылы хуҗабикәсе Фәризә Сәйфуллина изге догаларын укый-укый сарык йоныннан ике пар ап-ак оекбаш һәм өч пар йонлы перчатка бәйләгән. Кыска вакыт эчендә бәйләү осталары игелекле эш башкарып, 16 пар оекбаш һәм бияләйләр әзерләгәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә авыл кибетләрендә дә хәйрия тормышы кайнап тора – анда уртак көч белән махсус операциядә катнашучыларга кирәк булган барлык әйберләр җыелган. Бу турыда безгә хәбәр иткән Аслана күчмә мәдәният комплексы рәисе Ильяс Бакиев: “Әзерләнгән посылкаларны егетләргә җиткерер өчен «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» оешмасы рәисе Нуретдин Ибраһимовка тапшырдык. Әлеге изге акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Кактамак һәм Калмаклар авылы халкының җан җылысы һәм ярдәме белән каһарманнарыбызның тормышы күпкә яктырак һәм уңайлырак булачак”, – дип сөйләде.

Көчебез бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә!, изображение №3

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*