Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Кочко-Пожар Сабан туе көтеп алынган милли бәйрәм булды
Кочко-Пожар Сабан туе көтеп алынган милли бәйрәм булды

Кочко-Пожар Сабан туе көтеп алынган милли бәйрәм булды

Үткән шимбә узган Кочко- Пожар сабан туе нык көтеп алынган милли бәйрәм булды, чөнки ул
быел өлкә татар авылларында бердәнбер иде. Дистәдән артык сабан туе планлаштырылган булса да, бүгенге вазгыятьтә билгеле сәбәпләр нигезендә аларны уздыру мөмкинлеге булмады. Ә Кочко-Пожар сабан туен күпьеллык тәнәфестән соң яңадан торгызып гамәлгә куйган Сергач округы депутатлар Советы депутаты, өлкә билбаулы көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов чигенмәде, барлык киртәләрне узып, тиешле шартларны үтәп, бәйрәмне тулы форматта уздырырга рөхсәт алды, ул бераз кичектерелде генә һәм 11 июльдә булырга тиешле V округара авыл сабан туе 25 июльдә гөрләде.

Беренче юбилеен билгеләүче Кочко-Пожар сабан туе өлкәдәге барча татар авыллары халкын
җыйды, шәһәрләрдән махсус кайтучылар да байтак булгандыр, чөнки халык бихисап иде. Болын гына түгел, бөтен авыл машина белән тулды. Аттракционнар, сату нокталары кичтән килеп, бәйрәм көнне иртән эшли башлады, бала-чага рәхәтләнде.

Сабант туен тантаналы ачу 14.00 сәгатькә билгеләнгән иде, ә анда чаклы Бөтендөнья татар
конгрессы бүләк итеп җибәргән Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Габидуллина белән Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Регина Тимербулатова бер сәгатьлек матур концерт биреп, кайнар алкышларга күмелде.

Хөрмәтле кунаклардан торган делегацияне гармуннарда уйнап, чәкчәк белән матур итеп каршы алганнан соң, сабантуйны ачу тантанасы башланды. Белгәнебезчә, агымдагы ел илебез президенты Владимир Путин тарафыннан Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Һәм шуны истә тотып, пролог та безнең төбәктә яшәүче төп халыклар – руслар, мокшылар һәм татарларның дус-тату яшәвен тасвирлаган өч милләт вәкиле биюеннән башланды. Аннары Кочко-Пожар мәдәният йорты коллективы үзешчәннәр катнашында әзерләгән сабан туеның мәгънәсе турында сөйләүче сәхнә күренеше күрсәтте. Тулаем алганда, пролог искиткеч матур, мәгънәле, эчтәлекле иде.

Тантананы авыл мәдәният йортында уздырыла торган күп кенә чараларның алып баручысы, шул исәптән өлкә “Нижгарбикә” конкурсын да, Альбина Әндәрҗанова профессиональ дәрәҗәдә алып барды һәм халыкны сәламләп, беренче сүзне территориаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдуллинга бирде.

Кочко-Пожарның 415 еллыгына багышланган сабантуй байрагын күтәрү хокукы Рөстәм
Мансурович белән милли бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә оештыруга күп көч куючы өлкә “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановка бирелде һәм Россия гимны астына бу миссия башкарылгач, сабан туе ачык дип белдерелде.

Аннары бәйрәмгә хәер-фатиха бирер өчен сәхнәгә өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров менде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, һәрвакыттагыча, бик матур, эчтәлекле чыгыш ясады. “Халкыбызның йөзек кашы булган сабан туе – татар халкы өчен иң кадерле ядкарь, ерак әби-бабайлардан калган, күз карасы кебек сакланып килгән бәйрәм. “Милли көй, милли тел, милли гореф-гадәтләр телне саклый”, – дигән татар халкының бөек дин белгече, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани. Шуңа да без, дин әһелләре, шундый чараларга килгәндә шатланабыз, чөнки күрәбез – яшьләребез электән килгән гореф-гадәтләрне саклый, ана теле яңгырый”, – диде

Гаяз хәзрәт һәм телебезне, мәдәниятебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне, ислам кыйммәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән берничә кешене Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Менә икенче ел инде авыл мәчете каршында Руфат һәм Гөлнара Әхмәтҗановлар оештыруында “Дин йолдызлары” дип аталган ислам лагере эшләде һәм Гаяз хәзрәтнең чыгышына ялгап, алар Гөлнара ханым һәм сабан туеның олы кунагы,
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, якташыбыз Наилә Фатехова җитәкчелегендә мөнәҗәт тәкъдим иттеләр. Наилә ханым үзе дә тагы бер бөек якташыбыз, Кочко-Пожарда туып-үскән шагыйрь Әхмәт Саттар сүзләренә язылган “Нижгарларым” җырын башкарып, кайнар алкышларга күмелде, ә Ирфан Таһирович аның бәй-рәмнең бизәге булуын билгеләп, гөлләмә бүләк итте.

Халыкны бәйрәм белән шулай ук Сергач округының депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев җылы котлады, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Паковның һәм Сергач округы администрациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Альбина ханым Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның сабан туе оештыручыларга һәм
кунакларга юллаган котлау хатын укыды. «Бәйрәм яшен-картын, олысын-кечесен, төрле мәдәният һәм дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. Аның якты төсләрендә, шатлыклы көйләрендә гасырлар дәвамында аңлашып һәм дус яшәгән халыкларның язмыш җепләре бергә үрелгән. Сабан туенда, күп милләтле Россиягә хас булганча, төрле мәдәниятләрнең үзара багланышлар тәҗрибәсе чагылыш таба. Татар халкы бәйрәме чикләреннән чыгып, гомумроссия мәдәни мирасы җәүһәренә, бергәлек символына әйләнде, бу исә Россия халыклары бердәмлеге елында аерым бер мәгънә төсмере ала.

Халыкның кунакчыллыгы, гореф-гадәтләренең байлыгы, туган телнең матурлыгы һәм газиз көй-моңнары аша бу милли бәйрәм һәркемнең күңеленә юл таба», – дигән сүзләр дә бар анда. Кызыл Октябрь округы хакимияте исеменнән халыкны округ администрациясе башлыгының
беренче урынбасары Рамил Мусин котлап, милләтара дуслыкны, милли гореф-гадәтләрне саклап үстергән өчен һәм сабантуй уңаеннан берничә кешене бүләкләде.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы, моңа кадәр күп тапкыр тылдан ярдәм оештырган һәм тапшырган, “Гумконвой” буларак билгеле булган Таһир
Мөхәммәтов СВОга даими ярдәм күрсәтүче берничә эшмәкәргә “За содействие СВО” медальләрен тапшырды.

Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты Рушан Рамазанов бу төр спортны
популярлаштырган өчен Ирфан Таһировичны истәлекле медаль һәм берничә кешене Рәхмәт
хатлары белән бүләкләде.

Ә Ирфан Таһирович, үз чиратында, милли бәйрәмне уздыруга зур өлеш керткән оештыручыларны, җирле мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләрен бүләкләп, халыкка күңелле ял теләде. Альбина ханым матур сүзләр белән тантананы тәмамлагач, сәхнә Казан артистлары карамагына бирелде. Халыкның яраткан җырчысы Ринат Рахматуллин, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының атказанган артисты Иркә үзләренең командалары белән зур концерт бирделәр.

Аннары бераз үзешчәннәр җырлады, ә кичке якта яшьләр арасында киң танылган җырчы,
музыкант Бабек Мамедрзаев “кыздырды”, яше-карты биеп күңел ачты.

Сабантуйның икенче зур өлеше спорт һәм татар халык уеннарыннан торды. Җирле мәдәният
йорты хезмәткәрләре балаларны күкәй салган кашыкны тотып йөгерүдә, канат тартуда, парлап чаңгыда йөрүдә, капчыклар белән сугышуда, катык эченнән тимер акча эзләүдә, көянтәләр белән су ташуда һәм башка күңелле, кызыклы эстафеталарда ярыштырды, җиңүчеләрен бүләкләр белән сөендерде.

Көчләре ташып торган ир-егетләр 16 кг герне вакытка күтәрүдә ярышты. Җиңүчеләрен җирле
спонсор Тимур Амиров исеменнән аның авылдашы Равилә Баһаутдинова бүләкләп чыкты.
Пожар сабан туенда мини-футбол чемпионатын үткәрү күркәм гадәткә әверелде һәм анарда
катнашырга командалар да бихисап күп җыела. Быел бу спорт төре буенча 16 команда арасында турнир яшьли вафат булган Илһам Дәүләтбаев һәм Рамил Алеевның истәлегенә багышланды. Аны мәрхүмнәрнең якыннары Зифа Дәүләтбаева белән Әлфия Алеева оештырды. Уеннар ике кырда барды. Комментатор вазифаларын, һәрвакыттагыча, Рифат Габайдуллин бик оста башкарды.

Волейбол турнирында уннан артык команда ир-егетләр һәм хатын-кызлар төркемендә ярышты. Соңгысында Мәскәү өлкәсенең Зеленоград волейболчылары да бар иде.

Билбаулы көрәш төбәгебезнең рухи лидеры, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров
кубогына 30, 40, 50, 65, 75, 85 кг хәтле һәм абсолют авырлыкта оештырылды.
Мәрәдә хөкемдарлар вазифасын Ринат һәм Ришат Сабитовлар (Сафаҗай), Рафаэль Ибраһимов (Суыксу), Дамир Юсупов (Ишавыл) һәм Ринат Фәйзрахманов белән Илдар Абдулвалеев (Кочко-Пожар) үтәде, комментатор вазифасын үзе дә танылган көрәшче булган Илдар Биләлетдинов (Кызыл Яр) оста башкарды, ә секретариат эше быел Рамис Сөләймановка (Рбишча) йөкләнгән иде.

Чамадан тыш эссе булса да, бил алышулар кызыклы, мавыктыргыч һәм, иң мөһиме, тәртипле
узды, бәхәсләшүләр бөтенләй булмады. Көрәш, элеккечә чирәмдә барды.

Узган елдагыча, Пожар сабан туена катнашырга Мәскәүдән көрәш остасы Кристина Джумаева да килгән иде. Аның чыгышы үзенә күрә ямь өстәде. Берничә кругны узса да, кызганычка,
призерлар сафына эләкмәде. Шуңа да карамастан, мәрәне 5-6 кат уратып алган җанатарларның кайнар алкышларына лаек булды ул. Шулай ук Дагстан белән Мордовиядән дә көрәшчеләр килгән иде һәм алар үз авырлыкларында өченче урынга иреште.
Бил алышулар арасында халык яратып алган җырлары белән популяр якташ җырчыбыз Рифат Ильясов чыгыш ясады.

Һәр авырлыкта җиңүчене кубок, ә призерларны медальләр һәм акчалата Ирфан Фәхретдинов (Кочко-Пожар), Рөстәм Сәбитов (Сафаҗай), Ринат һәм Руслан Мангушевлар (Кочко-Пожар), Равил Садеков (Семочки), Рушан Хәсәнов (Мәдәнә) һәм Шәмил Айсин (Чүмбәли) бүләкләде. Шуның өстенә 85 кг авырлыкта чемпион булып калган Рбишча егете Азат Хамидуллинга Мочалиның уңышлы фермеры Рөстәм Айдуллиннан кучкар тапшырылды.
Бу юлы да ветераннар арасында турнир оештырылды. Яшь чакларын искә алып, бил алышырга алты ир-ат теләк белдерде, ә призлы урыннарга Илһам Кадеров (Сафаҗай), Ансар Насибуллин (Рбишча) һәм Рушат Хәсәнов (Пашат) иреште. Ветераннарны пожарлы Ринат Әйзәтуллин бүләкләде.

Абсолют батыр исемен Рбишча көрәшчесе Эмиль Незаметдинов яулады. Ул Гаяз хәзрәтнең
кубогына һәм оештыручылар тарафыннан 100 мең сумлык сертификатка лаек булды. Икенче һәм өченче булып калган сафаҗайлы Марат Усманов һәм суыксулы Ринат Бәдретдинов 50 һәм 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Округара Кочко-Пожар сабан туе менә шулай киң масштаблы булып, барлык татар авылларын
гына түгел, бүтән милләтләрне дә берләштереп, бик матур узды. Халыкка шундый грандиоз
бәйрәм оештыр¬ган өчен өлкә билбаулы көрәш федерациясенә, “Нижгар юго-восток” бизнес-
клубына, үз өлешен керткән һәркемгә, шәхсән Ирфан Таһир улына рәхмәттән гайре сүз юк.
Информацион ярдәмне, һәрвкыттагыча, өлкә “Туган як” газетасы күрсәтте.

Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар! Киләчәктә сабантуйлар СВО тәмамланып, ир-егетләребез
исән-сау кайтып, тыныч тормышта узсын иде.

Наилә ЖИҺАНШИНА,
Илнар САДЕКОВ.

Танулы җәмәгать эшлеклесе Гаяр ХӘСӘНОВ, Мәдәнә:

“Шундый катлаулы вазгыятьтә туган авылы Кочко-По¬жарда югары дәрәҗәдә оештырган
масштаблы сабан туе өчен Ирфан Таһир улы Шаипов турында “Сергач татарлары лидеры” гына түгел, ә “Нижгар татарларының милли герое” дип әйтәсе килә. Халкыбыз файдасына куйган эчкерсез хезмәте аркасында ул моңа лаек”.

Хәсән ФАЗУЛҖАНОВ, Бозлау территориаль бүлеге җитәкчесе:
“Сагындырган, матур, бай, күңелле, җыр-моңлы, дус-туганнар белән күрештерә торган татар
халкының чын бәйрәме булды Кочко-Пожарда. Аның төп оештыручысы Ирфан Шаиповка, барча командасына зур рәхмәт, киләчәктә дә шундый сабан туйлары уздырырга язсын”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*