tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кол Шәриф» мәчетендә Хәтер көне үткәрелде
«Кол Шәриф» мәчетендә Хәтер көне үткәрелде

«Кол Шәриф» мәчетендә Хәтер көне үткәрелде

Татарстанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә, әмма төп чаралар аеруча зурлап башкалада – «Кол Шәриф» мәчетендә уздырылды. Бу уңайдан җыелышка Татарстанның төрле почмакларыннан аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар килде. Әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырды.

Мәчеткә җыелган халык Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазы укыды. Шуннан соң алар Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Каберлек янында Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръәннән сүрәләр укыды, алга таба Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылды. Халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорады.

  • Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*