tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазлары Тубыл шәһәре мәчетләрендә узды
Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазлары Тубыл шәһәре мәчетләрендә узды

Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазлары Тубыл шәһәре мәчетләрендә узды

9нчы июльдә Төбәк Диния нәзарәте мөфтие, Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете хәзрәте Ибраһим Сухов Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, Төмән өлкә Губернаторы Александр Моорның, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның котлауларын, теләкләрен гает намазына килүчеләргә җиткерде.

Мәчетләрдә Корбан гаете вәгазьләре яңгырады, тубыллылар җәмәгать белән гает намазларын укыдылар. Хәзрәт мөселман кардәшләренә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомер, имин тормыш, сабырлык, сәламәтлек теләде.

Тубыл шәһәре тарихи мәчете хәзрәте Фәннур Казыймов: “Аллаһының изге әмере-һәр мөселман кеше көтеп алган Корбан бәйрәме көннәрендә шәһәр мәчетләрендә дин юлында хезмәт итүчеләр корбан чалучыларга ярдәм иттеләр. Махсус хуҗалар бирелгән урыннарда корбан чалынды. Корбан чалган якташларыбыз итне туганнарына, мохтаҗларга, якыннарына тараттылар, үз гаиләләрендә Коръән ашларын үткәрделәр,”-дип сөйләде.

10нчы июльдә шәһәрнең “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгенең концерт залында Корбан гаетенә багышланган чараны Фәннур хәзрәт Казыймов Корьән аятьләре белән башлады. “Корбан бәйрәме котлы һәм мөбәрәк булсын. Һәр гаиләгә Аллаһы Тәгалә иминлек, бәрәкәт, муллык, тынычлык бирсен,”-дип җылы теләкләрен юллады. Шәһәр татарлары милли мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нуриля Шамратова, себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Янишев тамашачыларны бәйрәм белән котлап:”Олы бәйрәмнәребезне шатлык белән үткәрик, чалган корбаннарыбызны Аллаһы кабул итсен, исән-имин булып, тыныч тормышта яшик”,- дип котладылар.

Бәйрәм сәхнәсеннән тамашачыларны рухландырып танылган җырычылар Хәсән Хучашев, Айгөл Арипова, Айгөл Корбанова, Галәмгөл Тимирова, Роза Яхина, Сабрина Тагаева, Илтус Уразмәмәтов һәм Лариса Җәмилова дуэты, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләр башкаруында җырлар яңгырады. “Мирас” бию ансамбле (җитәкчеләре Мөнәвәрә Андрущик) башкаруында биюләр тамашачыларны илһам дөньясына алып барды.

Бәйрәм сәхнәсеннән Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясенең Рәхмәт хатларын Рушан Гыйззәтуллинга һәм Римма Шәриповага тапшыдылар.

Көтеп алган, күркәм бәйрәмнәребезнең берсе-Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләрен зур әзерлек белән оештырып, матур үткәрделәр.

                                             Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*