Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Кукмара районында “IX Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды
Кукмара районында “IX Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды

Кукмара районында “IX Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды

15нче июль көнне Кукмара мөхтәсибәтендә “IX Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” кысаларында үтте.

Чарада мәртәбәле кунаклар булып Бөтендөнья татар конгрессыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек  һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәхимов Сөләйман катнаштылар.

IX Мәчкәрә укуларында фикер алышуның төп темасы – “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчанлыгы”. Әлеге чара Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчетенең 235 еллыгына һәм Мәчкәрә авылында туып үскән мәшһүр галим, медицина техникасын сынаучы, техник фәннәр докторы, академик, профессор Р.И.Үтәмешевның (1926-1999) тууына 100 ел тулуга багышлана.

Мәчкәрә укуларында танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, аксакаллар, казыйлар, мөхтәсибләр, имамнар, мөгаллимнәр, алар арасында – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, ТР Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара районы Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар дини һәм мәдәни традицияләрне саклау темасына сәламләү сүзләре һәм докладлар, вәгазьләр һәм үгет-нәсыйхәтләр белән чыгыш ясады.

Чараны үткәрү урыны очраклы гына сайлап алынмаган: конференциядә катнашучылар Мәчкәрә авылының беренче Җәмигъ мәчетендә – Татарстанның кирпечтән салынган иң борынгы авыл мәчетләренең берсендә җыелды, ул Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерелде һәм 2025нче елның июнендә Корбан бәйрәменә ачылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*