tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында “Мәчкәрә укулары” узды
Кукмара районында “Мәчкәрә укулары” узды

Кукмара районында “Мәчкәрә укулары” узды

“Мәчкәрә укулары” – яшь буынга татар милләтенең шәхесләрен белдерү, динебезнең чын вә нык икәнен таныту, хәтеребезне яңартып тору чарасы булып тора. 16 ноябрьдә алтынчы мәртәбә уздырылган укулар да мәлләтебез хакына, татарлыгыбызны саклау, тарихыбыхның мөкадәс ядкярләрен үстерүгә багышланды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин катнашты. Ул катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләде.

Мәчкәрә укулары Кукмара районының данлыклы Мәчкәрә авылында уза. Революциягә кадәр ул Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Екатерина II указыннан соң салынган Татарстанда иң борынгы таш мәчетләр санына кертелә. 2022нче елның 18нче мартында мәдәни мирас объекты булып саналган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә реставрация эшләренә старт бирелде. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчкәрә мәчетенең мәдрәсәсе дә була. Анда шәкертләрне атаклы дин әһелләре укыткан: Габденнасыйр Курсави, Багаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), Хәйрулла Госманов (“Госмания” мәдрәсәсенә нигез салучы) һ.б.

Мәчкәрәнең иске зираты да игътибарга лаек, ул күп күренекле шәхесләрнең соңгы сыену урыны да булып тора. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак абруйлы урын тоткан авылны саклау һәм зираттагы ташларны карап тору буенча Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов зур хезмәт башкара. Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшинаның да милли мирасны өйрәнүдә, фәнни җыентык итеп бастыруда эшләгән эшләре бәяләп бетергесез зур. Борынгы ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәлам улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы һ.б., аларның хәләл җефетләре, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән.

Шул рәвешле, ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*