tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәтен белдерде
Курган өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәтен белдерде

Курган өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәтен белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде.

Биредә Милли Шураның Бюро утырышы, ФАП ачылышы һәм никах мәҗлесе узды. Мәҗлесне үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алды. Никах мәҗлесе фаҗигале көннәрдән соң зур шатлыклы вакыйга. Исегезгә төшерәбез, 8 майда Юлдус авылында янгында 280 йорт янды.

Чараларда Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков катнашты. Вадим Шумков янгын нәтиҗәсендә зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылына күрсәткән ярдәме өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтен белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*