tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курку белмәс уллар үстергән аналар
Курку белмәс уллар үстергән аналар

Курку белмәс уллар үстергән аналар

12 июньдә – Россия көнендә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән Донбасс якларында дошманга каршы сугышучы ир-егетләребезнең якыннары хөрмәтенә мәҗлес үткәрелде. Анда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче дистәдән артык солдатның әниләре, хатыннары һәм балалары катнашты.

Илебезнең матур киләчәге, иминлеге, халкының тынычлыгы хакына сугышучы якташларыбызны истә тоту, аларның гаиләләренә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы. Бу – иң саваплы, кирәкле гамәлдер.

Мәҗлестә катнашучы Дамирә Сәлимҗанованың ире Шамил махсус хәрби операция башлангач ук мобилизация буенча фронтка китә. Ул сугыш кырында булуына карамастан, гаиләсенең хәлен һәрдаим белешеп тора. Кечкенә оныкларын бик сагына инде бабалары, ди Дамирә ханым.

Сабрия Хасанованың улы күптән түгел снаряд кыйпылчыгы тиеп яраланган. Фаил бүген өлкә хәрби госпиталендә дәвалану курсы уза икән.

Мәвлүдә Мушарапова белән Фәһимә Фасхутдинованың уллары – илебезнең чын патриотлары. Алар үз теләкләре белән, ягъни доброволец булып махсус хәрби операция зонасына киткәннәр һәм Россиянең киләчәге өчен дошманга каршы батырларча, үз-үзләрен аямыйча сугышалар.

Мәҗлескә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган офицерның әнисе – “Сердце Вновь Оживет” проекты җитәкчесе Резедә Ханнанова да килгән иде. Ул Әлфия Шакурова белән бергә шәһәребезнең үзәк мәйданында солдатларга җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрүдә катнашкан. Сугыш кырындагы егетләребезгә кулларыннан килгән кадәр ярдәм итеп, алар күңелләренә юаныч, җаннарына тынычлык таба. Әлфия ханым да күптән түгел генә ике хәрби врач улын югалту ачысын татыган.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин очрашуда катнашучыларны дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан котлады.

“Татар ир-егетләре бервакытта да сынатмаган, Туган ил, Ватан өчен утка да, суга да кергәннәр. Курку белмәс батырларыбыз илебез киләчәге хакына көрәштә бүген дә алдынгылар сафында. Шундый лачын уллар тәрбияләп үстерүегез өчен сезгә зур рәхмәт”,- диде Рамис Сафин һәм аналарга сабырлык, солдатларыбызның тиз арада Җиңү шатлыгы белән кайтуларын теләде.

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръәни-Кәримнең “Ясин” сүрәсен укыды һәм сугыш кырында җаннарын биргән шәһитләрнең рухлары шат булуын теләп дога кылдырды. Бу юлы да без Аллаһы Тәгаләнең зур, җитди сынавын үтәбез, сугыш тизрәк тәмамлансын һәм ир-егетләребез исән-имин булып туган нигезләренә әйләнеп кайтсыннар иде, диде хәзрәт.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*