tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куян авылы горурлыгы: журналистлар делегациясе Гайнан Кормашев исемендәге мәктәптә булдылар
Куян авылы горурлыгы: журналистлар делегациясе Гайнан Кормашев исемендәге мәктәптә булдылар

Куян авылы горурлыгы: журналистлар делегациясе Гайнан Кормашев исемендәге мәктәптә булдылар

Бүген, 20 сентябрь, Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме Мари Эл республикасының Бәрәңге районына пресс-турга килделәр. Татарстан журналистлары делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкли.

Журналистлар Бәрәңге районының Куян авылының Гайнан Кормаш исемендәге мәктәптә булдылар. Кунаклар әлеге авылдагы мәктәп һәм музей белән таныштылар. Гайнан Кормаш исемендәге Куянавыл урта гомуми белем бирү мәктәбенең зур һәм тирән тарихы бар. Бу белем йорты турындагы беренче мәгълүматлар 1914 елдагы документларда табылган. 2012 елда исә тантаналы рәвештә мәктәпкә фашист төрмәләрендә ирек өчен сугышкан шәхес, татар шагыйре Муса Җәлилнең көрәштәше Гайнан Кормаш исеме бирелә.

Гайнан Кормаш Куянавылда укытучы булып эшли, 20 яшендә Актүбәдә мәктәп директоры итеп сайлана. 1939 елда ул Совет Армиясе сафларына керә, хәрби мәктәптә укый, совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ул разведчиклар командиры була.

Мәктәпнең өченче катында музей урнашкан. Күргәзмәнең төп өлеше-авыл халкыннан җыелган борынгы көнкүреш әйберләре. Әлбәттә, авылның танылган шәхесенә багышланган экспозиция да бар. Анда истәлекле альбомнар, фотографияләр, документларның күчермәләрен күрергә мөмкин. Музей тарафыннан совет елларында алынган хатлар да сакланып калган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*