Прокопьевск шәһәре башлыгы Максим Шкарабейников якынлашып килүче Шахтерлар Сабан туе афишасын тәкъдим итте. Бәйрәм 11 июльдә Зенков паркында узачак.
Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, Шахтерлар Сабан туе күптәннән Кузбассның визит карточкасына әверелде. Быел ул алтынчы тапкыр узачак: 2021 елдан алып Шахтерлар Сабан туе чиратлап Новокузнецкида һәм Кемеровода узган, ә 2024 елдан бирле бәйрәмнең даими урыны буларак Прокопьевск шәһәре сайланган.
Быел кунакларны Кузбасс халыкларының традицион милли ишегаллары (шор, мордва, удмурт, татар һәм башкалар), көрәш ярышы, төрле халыклар ризыклары, түбәтәйләр конкурсы, күлмәкләр һәм милли яулыклар фестивале, ат спорты һәм милләтара йөгереш көтә. Шулай ук бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан да кунаклар көтелә.