Узган ял көннәрендә Прокопьевскида узган Шахтёрлар Сабантуена 27 меңнән артык кеше килгән. Бу мәгълүматны Кузбасс губернаторы Илья Середюк җиткерде.
«Төрле мәдәният традицияләренең Кузбасста янәшә яшәвен, бер-берсен баетып, безнең җәмгыять нигезен тагын да ныгытуын нәкъ менә шундый вакыйгалар аша күрсәтәбез», — диде губернатор.
Кузбасста Шахтёрлар Сабан туе инде алтынчы ел рәттән уза. Алты ел дәвамында бәйрәмгә Татарстан Республикасы рәсми делегациясе килә, быел кунаклар арасында шулай ук Томск өлкәсе, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы делегацияләре дә бар иде.
Бәйрәм мөһим тантанадан башланды — Дан Монументына чәчәкләр салдылар. Аннары «Алга» исемле милләтара җиңел атлетика йөгерешенә старт бирелде. Анда 120дән артык спортчы катнашты. Ярминкәдә 140тан артык оста үзләренең уникаль эшләнмәләрен тәкъдим итте, ә 12 тематик ишегалды халык иҗаты атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде.
Кунаклар алдында Кузбасс һәм Татарстаннан 30 иҗат коллективы чыгыш ясады. Теләгән һәркем берничә мәйданчыкны күзәтә алды: спорт мәйданчыгы, ярминкә, кием фестивале, милли яулык фестивале һәм түбәтәйләр конкурсы.
Тамашаның кульминациясе көрәш ярышлары булды. «Абсолют батыр-2026» исемен Новокузнецкидан Василий Шолохов алды.