tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Сабантуй 17 июньдә була
Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Сабантуй 17 июньдә була

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Сабантуй 17 июньдә була

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Сабантуй быел 17 июнь көнне Шапки бистәсе, Нестеров күле ярында узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

«Тосно шәһәре һәм районы, шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халкын һәм кунакларны Сабантуйда көтәбез», — ди оештыручылар.

Сабантуйда беренче тапкыр лазерлы уен кораллары белән лазертаг уеннары оештырылачак, дип белдерә оештыру комитеты.

Традицион, милли-уен ярышларда, билбау көрәшендә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр. Күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган милли күргәзмә эшләячәк. Аны «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары оешмасы һәм Тосно татар җәмгыятенең «Изге юл» хатын-кызлар советы әзерли. Сәүдә рәтләрендә татар аш-сыйлары һәм милли атрибутика эшләнмәләре тәкъдим ителер дип көтелә.

Сабантуй 12.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*